Мәскәү татар мәктәбендә татарлар азчылыкта?
Татар мәктәбе дип аталып йөртелгән, атнасына бер генә сәгатъ булса да татар теле укытыла торган мәктәп Мәскәүдә бердәнбер. Әмма дистәләрчә мең татар яшәгән шәһәрдә балаларын бу мәктәптә укытучы татарлар кими бара.