Күз яше булмый ул ирләрдә (бәйрәм уңаеннан)
Бер бөртек күз яше- учымда,
Янармын чайпалтсам, тибрәтсәм .
Йөрәккә ул яшьне салырмын,
Янмауын әгәр дә теләсәң?
Күз яше кибә ул ирләрдә,
Нигә дип әйтелгән, ни чара?
Еламый бары тик беркайчан-
Тормыштан ваз кичкән ,бичара!
Җирләргә елашып, тырмашып,
Елаган чаклар бит , аз түгел.
Елаган чакларны, дөньяга
Чыгару ирләргә хас түгел!
Әйе шул, еламый ир заты,
Яшьләрен йота ул йөрәккә. Читать дальше...