Мин ашыкмыйм әле көзләргә, туры килер сиңа түзәргә
Бу тормышта сөю газап диләр,
Үзем теләп алдым газаплар.
Мәхәббәттә янып караганнар,
Минем газабымны мең аңлар.
Сөю газап, әмма назларын
Алыштырып булмый бернигә.
Яна-пешә төшәм учагыңа,
Әйтмә, җаным, берүк, соң димә.
Ничә кабат төштем ул учакка,
Йөрәк ялкыннарга уралган.
Тугры булып калам мәхәббәткә,
Мин башкача инде булалмам.
Сөю диңгезенә кердем, шикләнмичә,
Дулкыннарда таптым үземне. Читать дальше...