Добавить новость
123ru.net
World News
Февраль
2015

“Иң сөйкемле пар”ларны котладык

0

“Әлмәт таңнары” сайты оештырган “Иң сөйкемле пар” бәйгесенең җиңүчеләре Ләйсән һәм Дмитрий Долговларга бүләкләрен тапшырдык.  Алар  Әлмәтнең "Yoko"  ресторанына сертификатка ия булды.

Вәгъдә ителгәнчә, әлеге сөйкемле пар турында язып та чыгарга тиеш идек. Ләйсән бик рәхәтләнеп үзләренең гаиләсе турында сөйләде:

- Гаилә булып яши башлавыбызга 3 ел булды. 3 яшьлек улыбыз Кириллны тәрбияләп матур гына яшәп ятабыз. Дмитрий инженер булып эшли. Мин “Охрана” дәүләт оешмасында өлкән инспектор. Хәзер декрет ялында. Буш вакытым күп. Төрле конкурсларда катнашырга тырышам. “Әлмәт таңнары” сайтына бик еш керәм. Район хәбәрләрен яктыртып барасыз. Бәйгеләр дә кызыклы уза.

Долговлар узган ел да безнең бәйгедә беренче урынга чыкканнар иде. Быел да беренчелекне калганнарга бирмәделәр. Дөрес, аларның җиңүләре барыбызга да көтелмәгәнчә килеп чыкты. Тавыш бирү тәмамланырга бер сәгать кала, алар ике парны артта калдырып, 2121 тавыш җыйды һәм беренчелеккә чыкты.

-Дуслар менә кайчан кирәк ул. Әйтәләр бит әле, йөз сум акчаң

булганчы, йөз дустың булсын дип. Бик дөрес әйтелгән сүзләр. Безне яклаучылар, тавыш бирүчеләр күп булды. Рәхмәт аларга, - ди Ләйсән.

Әлеге пар безнең бүләккә бик сөенде. Романтик кичке ашка якын-тирәдә барачакларын әйттеләр. “Бу арада бәйрәмнәр күп булды. Бер-беребезгә менә шундый бүләк тә ясарга мөмкинлек чыкты”, - дип Ләйсән безгә рәхмәт сүзләрен әйтте.

Ачык йөзле, тырыш һәм акыллы пар алар. Сөйкемле дә. Ләйсәннең киң күңелле булуын да язмый булмый. Күп еллар үзенең әбисен карап, тәрбияләп яшәгән алар, авыр вакытларында аңа таяныч булганнар. Яшьләрнең бик сирәкләре генә хәзер авырлыкларга түзем, олыларга хөрмәт белән карый. Бу яклары өчен Долговлар гаиләсе алдында баш ияргә кирәктер. Әлеге сөйкемле пар алга таба да безнең белән калыр, газетабызны укып барыр дигән өметтә калабыз.

Филүзә Хәмидуллина.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net