Добавить новость
123ru.net
World News
Февраль
2015

“Талы өстәлдән”- татлы ризык сезнең өстәлгә барып ирешсен

0

Безнең якларда туй, кунак табынына зурлап бәлеш утыртканнанар. Иң якын туганнарга кунакка барганда да аны пешереп алып барганнар. Бәлеш – дәү эш, ди безнең халык. Әкълимә әби дә аны яратып, тәмле итеп пешергән. Балаларына, оныкларына өйрәткән.

Бүген ул Марина Хасановада кунакта. Безгә ярма бәлеше пешерү серләрен тәкъдим итә.

 

Иң элек эчлек әзерлибез. Моның өчен биш стакан дөге ярмасын яхшылап юып, суда бүрттерәбез. Суга бераз тоз салырга кирәк. Бүрткән дөгене сөзгечкә салып саркытып, бер 800 грамм йөзем җимеше, ярты стакан шикәр комы, тәменчә тоз салып болгатабыз.

Хәзер тышлык әзерлибез. Бер стакан җылы сөткә тәменчә тоз, бер йомырка, аз гына чәй содасы, 5-6 кашык атланмай яки сыек май салып камыр басабыз. Капкачка дигәнен бераз кисеп алабыз. Калганын куна зурлыгында җәябез һәм майланган табага салабыз. Камыр өстенә корт (тура) җәябез. Ул камырны көйдерми, бәлеш төбен тәмле итә. Бер килограмм атланмайның беразын корт өстенә турыйбыз да, әзер эчлекне салабыз. Эчлек өстенә калган майны турап бетерәбез. Шуннан соң сары җимеш тезеп чыгабыз. Камырны каплап, капкачка дигәнен җәеп яхшылап беркетәбез. Менә бәлешебез әзер, сыекмай белән майлап, сәгать ярымга газ миченә куябыз. Бер сәгатьтән соң газны кысып куйсак та ярый. Табынга куяр алдынан әретелгән акмай сибеп болгатсак, бәлеш тагын да тәмлерәк булачак. Ашларыгыз тәмле булсын!

Тәмле өстәл күчтәнәче серләрен Голназ Зарипова язып алды.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net