Добавить новость
123ru.net
World News
Февраль
2015

Татар Борнае һәм Чуаш Борнае авылларында җирлек советының киңәйтелгән утырышлары булып үтте

0

Чуаш Борнае  җирлеге ике авылны үз эченә ала. Татар Борнае һәм Чуаш Борнае авылларында җирлек советының киңәйтелгән утырышлары булып үтте.

 

 

Җирлектә 307 хуҗалыкта 867 кеше яши. Былтыр 4 сабый дөньяга аваз салса, 15 кеше бакыйлыкка күчкән. 11 гаиләдә тәрбиягә алынган 17 бала үсә. Бу авылның демографик хәленә уңай тәэсир итүче гамәл, билгеле.

Узган ел Чуаш Борнае урта мәктәбенә капиталь ремонт ясалды. Мәктәп бинасы фельдшер-акушерлык пунктын, балалар бакчасын да сыйдыра әле. Быел бинаны тышкы яктан җылыту һәм металл сайдинг белән әйләндереп алу эшләре төгәлләнеп килә.

Татар Борнаенда “Чиста су” программасына нигезләнеп яңа су башнясы бастырылган. Искеләренә алмашка 800 метр озынлыкта яңа су линияләре сузыла. Биредә белем йорты нык иске булуы сәбәпле, 80 укучыга һәм мәктәпкәчә яшьтәге 20 сабыйга исәпләнгән, мәктәп белән балалар бакчасын үз эченә алган бинага нигез салынган. Борнай халкының бу күптәнге хыялы быел тормышка ашар, диде утырышта ясаган чыгышында җирлек башлыгы Илсур Зарипов.

Биредә халык мөгезле эре терлек, дуңгыз асрау, умартачылык белән шөгыльләнә. Ике авыл халкы үз хуҗалыкларында җитештерелгән продукцияне сатудан да шактый өстәмә табыш алган.

–Узган елда борнайлылар сөт сатудан 3 миллион 60 мең сум, ит сатудан  11 миллион сумга якын акча эшләделәр. Шәхси ярдәмче хуҗалыкны үстерүгә бирелүче кредитлардан да бик теләп файдаланабыз,–ди Илсур Зарипов.

Былтыр 18 гаилә шушы мөмкинлектән файдаланып, 4 миллион 406 мең сум кредит алган. Әлеге акчаларга терлек абзарлары салынган, мал-туар сатып алынган. Урамнарны яктырту буенча да күләмле эш башкарылган. Хәзер кичке караңгыда  ике авылда энергияне  сакчыл тотучы 125 лампа яна.

Торак төзелеше буенча яшьләр программасы эшли башлаганнан бирле 12 яшь гаилә барлык уңайлыклары булган өйләр салып кергән. Тагын өч гаилә төзелеш эшләре алып бара.

Җирлек башлыгы әйләнә-тирә мохитне саклау проблемасына да халыкның игътибарын юнәлтте.

–Авыл урамнарын чисталыкта тоту, чүп-чарны бары тик махсус билгеләнгән урыннарга гына түгү мәсьәләләре әлегә кадәр дә контрольдә булды, быел да моңа зур әһәмият биреләчәк,–диде ул.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин халык алдында чыгыш ясап болай диде:

–Кредитлардан оста файдалану нәтиҗәсендә итне дә, сөтне дә шактый саткансыз. Әмма җирлектә бер генә гаилә фермасы да юк. Татар Борнаенда балалар бакчасын да үз эченә алган мәктәп төзелешен башлап җибәрдек. Ә менә ул бина гөрләп торсын өчен хәзер сезгә балалар санын арттырырга кирәк.

 

 

Сорау. Татар Борнае авылында мәдәният йорты нык салкын. Аңа ремонт ясау мөмкинлеге юкмы?

Җавап (Александр Никошин). Бу сездә генә түгел, башка авыл клубларына да хас проблема шул. Әлегә беренче чиратта клублары булмаган авылларда яңа биналар салына. Алдагы елларда мәдәният йортларын төзекләндерү буенча дәүләт программасы эшли башлаячак.

Сорау. Әфган сугышында хезмәт итүчеләрне җирле салымнардан азат итү каралмаганмы?

Җавап (Илсур Зарипов). Әфганстанда һәм Чечнядагы сугышчан хәрәкәтләрдә катнашучыларга андый ташлама каралмаган. Бу мәсьәләне җирле совет утырышына куеп сөйләшербез.

Сорау. Минем өч улым хәрби хезмәттә булды. Хәзер дүртенче улымның да яше җитте. Аны армия хезмәтеннән азат итү яисә кичектерү мөмкинлеге юкмы?

Җавап (Район хәрби комиссары Виктор Лаврентьев). Сезнең улыгыз хәрби хезмәтне үтәргә тиеш. Законда кичектерү дә, азат ителү дә каралмаган.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net