Зәй музыка мәктәбендә – галим-музыкантлар
Зәй музыка мәктәбендә Татарстанның атказанган артисты, Казан дәүләт консерваториясе профессоры Гүзәл Мөхәммәтдинова халык уен кораллары бүлеге укытучылары өчен мастер-класс бирде. Ә кичен аның (думбра) һәм Татарстанның халык артисты Юзефина Сокольская (фортепиано) катнашында концерт күрсәтелде. Анда рус композиторларының әсәрләре яңгырады.
