Зәй балалары бозда саклыкны тасвирлый
ТР Кече судноларны теркәү буенча дәүләт инспекциясе, өч ел рәттән мәгариф идарәсе белән берлектә, башлангыч сыйныф укучылары арасында “Бозда сак булырмын” дигән темага рәсем бәйгесе оештыра. Бу юлы конкурста Зәйнең 18 мәктәбеннән укучылар катнашты. Бу көннәрдә аларның эшләренә (барысы 90) нәтиҗә ясалды.
