Добавить новость
123ru.net
World News
Февраль
2015

63 млн сум акча урлаган инкассатор үзен зонада үтерергә җыена

0

Әлеге җинаять Россиядә иң кыю урлашуларның ТОП-3 исемлегенә кергән.

Яшел Үзән полиция бүлеге начальнигы Дамир Рәхимов җинаятьчеләрне тоткарлаганда аларны куркытырбыз дип шикләнгән.

                – Дамир Вазыйхович, Игорьне эзләгән вакытта Интернетта аны беркайчан да тапмаячакларын шәрехләгән кешеләр дә булды?

–         Инкассаторны без генә эзләмәдек. Уйлап карагыз, кайдадыр шундый зур суммалы акчага ия булган кеше бар. Бик күп җинаятьчеләрдә аны иң беренче эзләп табу теләге булгандыр һәм шунда ук караңгы бер авылда җиргә күмеп куеп, акчасын алырга хыялланганнардыр. Ул вакытта без гомер буе каракларны эзләгән булыр идек.

         Игорь ни өчен бу юлга барган дип уйлыйсыз?

–         Хәзер тәрбия шундый: һәркемнең эшләмичә генә матур яшисе килә. Богаченок да бурычка баткан булган: кредит алган, машинасын бәрдергән. Хезмәт хакы аз, ә монда көн саен капчык белән акча ташыйсың – ымсындыра...

–         Бездә бәхәс туды, 63 млн акчаның авырлыгы нинди ул?

–         Ярыйсы гына (көлә), күтәреп барырга була.

–         Җинаять алдан уйланылганмы яки үзләренә дә көтелмәгән хәл булганмы?

–         Монда күбрәк Игорь үзен куркыныч астына куйган. Илья Кострубин арткы планда калган. Шуңа да карамастан Илья танышларына октябрьдә үк туган ягыма (Ростовка – корр.) кайтып китәм дигән. Ышандырырлык булсын өчен мул табын корган. Барысы да аны кайтып киткән дип уйлаган.

–         Сез тикшерү барышын күзәтүчеләрнең берсе идегез...

–         Минем аңа кеше буларак ачуым юк. Сорау алганда мин аңардан шушындый юл белән баеган бер генә кешене булса да атавын сорадым. Ул берни дә җавап бирә алмады.

–         Егетләр кылган гамәлләре өчен үкенәме соң?

–         Мин алар белән озак аралаштым, берсе дә үкенми. Ильяда бераз гына андый хис бар әле, мәрхәмәткә өмет итеп, тикшерүчеләргә ярдәм итә. Игорь киресенчә.

–         Акчаларның барысы да табылып бетмәде, караклардан төрмәдә ни көтәргә?

–         Ул зонага эләккәч, бөтенесе аның яшереп куйган 10-15 млн сум акчасы барлыгын беләчәк. Аларны тиз арада әйләнешкә кертәчәкләрдер. Башта яхшылык белән бүлешүен сораячаклар. Риза булмаса, катырак.

–         Ә Игорь бу турыда ни уйлый?

–         Илья барысын да аңлый, ә менә Игорь – юк. “Мин анда бөтенесе белән сугышачакмын һәм үземне үтерәм”, – ди ул. Мин аңа анда үләргә мөмкинлек бирмәячәкләрен, ә аңардан инвалид ясаячакларын, һәр көнне җәфалаячакларын аңлатып карадым. Сабыйларча фикер йөртә.

–         Кешеләр Игорьдан “Робин Гуд” ясады...

–         Робин Гуд байларны талап йөргән, акчаларны хәерчеләргә тараткан. Ә бу очракта ничек? Байларныкымы? Юк, ул гади кешеләрнең акчасы – хезмәт хакы, пенсия, пособие...

–         Ә Игорь акчаларны таратканмы?

–         Ул үзенең бурычы булган кешеләргә процентлары белән акчаларын кайтарган. Казандагы туганына зур суммада һәм бер шарт белән акча биргән: бер өлешен әнисенә, тагын бер өлешен элеккеге хатынына бирүен сораган. Качып яткан өйдә тору өчен хуҗасын – Марий Эл кешесенә 1 млн сум биргән. Калганнарын яшергәннәр.

–         Ә качырган урыннары нинди?

–         Урманда 50 см тирәнлектә җир астына пөхтә итеп төреп салганнар.

–         Богаченконы нәрсә көтә?

–         8-15 ел төрмә. Аны зонада көтәләр инде. Кая эләгер микән дип баш ваталар.

ProKazan.ru сайтыннан тәрҗемә ителде






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net