Добавить новость
123ru.net
World News
Февраль
2015

Зәйдәге “Техно” заводы кризиска карамастан быел җитештерүне арттырырга җыена (фотолар)

0

“ТехноНИКОЛЬ”  корпорациясенең Зәйдәге заводы 2014 елда 169947 тонна янмый торган төзелеш материаллары эшләп чыгарган. Бу планда каралганнан 5 процентка артык. Үсеш, предприятие җитәкчесе Андрей Мамонтов әйтүенчә, беренче җитештерү линиясендә 100 миллион сумлык модернизация үткәрү нәтиҗәсендә мөмкин булган. Товар сатудан 4330734 мең сум керем алынган. Хезмәт җитештерүчәнлеге буенча “Техно” заводы корпорация предприятиеләре арасында дөнья күләмендә иң алдынгы исәпләнә, чөнки биредә бер хезмәткәргә җитештерелгән продукция күләме 601 тонна тәшкил итә. Чагыштыру өчен, бер хезмәткәргә 500-550 тонна яхшы күрсәткеч санала. Хезмәт хакы да “Техно” да яхшы уртача - 40936 сум. Илдәге икътисади кризис белән бәйле рәвештә 2015 елда эш хакын күтәрү күздә тотылмый, әмма җитештерүне 175 мең тоннага  арттыру исәплиләр.

- Технониколь корпорациясе төзелеш продукцияләре базарында 21 ел үзен күрсәтә. Ул 36 илдә билгеле. Компаниянең еллык товар әйләнеше 60 млрд. сумны тәшкил итә. Шуңа күрә, икътисади киеренкелек бераз тәэсир итсә дә, ул аягында нык басып торучы компания буларак, җитештерүне киметүгә юл куелмас, дип исәплим. Безнең завод исә алга таба да иң нәтиҗәле эшләүче предприятиеләрнең берсе булырга тиеш, - диде Андрей Мамонтов, үткән елга нәтиҗә ясау, агымдагысына  планнарны бәян итү җыелышында, коллективка мөрәҗәгать итеп.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Разиф Кәримов шәһәрнең яшь, энергияле коллективы эшчәнлегеннән канәгать булуын белдерде. Алга таба җитештерү белән беррәттән әйләнә-тирә мохитнең пычрануына каршы чараларга да игътибарлы булуның мөһимлегенә басым ясады. Алдагы елда политехник колледж базасында барлыкка киләчәк ресурс үзәгендә әзерләнәчәк белгечләрнең “Техно” заводы өчен дә кирәкле кадрлар булдыру урыны булачагын ассызыклады.

- Дөрес, “Техно” әлегә шәһәрнең иң күп яшь кешеләр эшләүче предприятиесе буларак билгеле. Әмма киләчәк турында алдан кайгырту кирәк, ресурс үзәгендә студентларга гамәли белемне бирүдә өлеш кертерсез дип ышанам. Район киләчәге бүген үсеп килүче буынны ничек әзерләвебезгә бәйле, -диде ул. Белемле киләчәк буын турында кайгырту завод хезмәткәрләрен тагын да җанландырып җибәрде. Район җитәкчесенә мәктәп укучыларының кече академиясен саклап калуы өчен рәхмәт белдерелде, бүгенге югары технологияләр заманында баланың мәктәптән тыш өстәмә белем алуы бик кирәк булуына басым ясалды.

Хезмәт елына нәтиҗә ясау үз һөнәренең осталарын тәбрикләү белән тәмамланды. Анда Андрей Мамонтов иң яхшылар дип табылган Татьяна Лукоянова, Динар Исламов, Сергей Кириллов, Ринат Хөснуллинга Мактау грамоталары тапшырды.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net