Добавить новость
123ru.net
World News
Февраль
2015

“Татарстан чаңгы юлы-2015”. Фоторепортаж

0

7 февральдә “Яшь имәннәр” савыктыру лагере базасында “Кышкы спорт төрләре көне” нә багышланган “Татарстан чаңгы юлы-2015” акциясе булды. Анда төрле яшьтәге йөздән артык райондашыбыз катнашты.

 

 

 Көннең салкынча булуы да  куркытмаган. Ике километрга якын дистанцияне җилдәй узып ярышырга дип  чаңгы спортын чын-чынлап яратучылар килгән.

–73 яшьтә булсам да, кышкы беренче кар төшү белән  чаңгыга басам  һәм язга кадәр аннан аерылмаска тырышам. Сәламәтлекне ныгыту, чыныгу өчен менә дигән чара бу,–ди Карга авылыннан Исхәт Гәрәев. –Бердәм рәвештә чаңгы юлына басуны оештыручыларны бик хуплыйм. Ә бех, өлкәннәр, яшьләребезгә үрнәк күрсәтергә тиеш.

Дәртле музыка уйнап тора. Урман буйлап тигез, шома чаңгы юлы сузылган. Ярышта катнашучылар өчен кайнар чәй, сәүдә ноктасы да бар. Ә читтәрәк өстәл өстенедә җиңүчеләрне истәлекле бүләкләр көтә. Ярдәм күрсәтергә кирәк була калса, шәфкать туташы шунда гына. Дистанциядә ярышучыларны күзәтү өчен кар машинасы да бар.

Чаңгычыларны  район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Платонова, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Раил Гатауллин, баз хөекмдар Николай Ирдинкин сәламләделәр.

Менә старт бирелде. Чаңгычылар якты кояш нурлары астында ялтырап яткан ап-ак чаңгы юлыннан алга ыргылды. Хатын-кызлар арасында дистанцияне беренче булып Иске Тахталадан Наталья Смирнова узды. Алпардан Гүзәл Һадиева – икенче, Базарлы Матактан Людмила өченче булдылар. Ир-атлар арасында исә Иске Матактан Николай Ирдинкин беренчелекне яулады. Виталий Абасев (Иске Тахтала) – икенче, Илдар Сөләйманов (Базарлы Матак) өченче урыннарны алдылар.

Пенсия яшендәге хатын-кызлар арасында Галина Исаева (Иске Матак) – беренче, Татьяна Горбунова (Базарлы Матак) икенче урында. Пенсиянер ир-атлар арасында җиңүчеләр –Николай Ефимов (…Шәпкә), Зөфәр Сәгыйров (Кошки).

“Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлеге иң яшь чаңгычы Әмир Аитовка (Базарлы Матак), иң өлкән катнашучы Әсхәт Гәрәевка (Карга) үз бүләкләрен тапшырды.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

]






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net