Добавить новость
123ru.net
World News
Февраль
2015

“Мефро уилз Руссия – Зәй заводы” икътисади кризиска бирешмәскә исәп тота (фотолар)

0

“Мефро уилз Руссия – Зәй заводы” сәяси һәм икътисади кризиска карамастан, җитештерү куәтен киметми, киресенчә яңа җитештерү линияләрен арттырып  эшләүне дәвам итә. Бүген заводның җитештерү мәйданнары белән танышкан район башкарма комитеты җитәкчесе Разиф Кәримов та моңа югары бәя бирде.

Бизнес план нигезендә каралган корпоротив яллардан соң, завод  2 февраль эшкә кереште. Завод директоры Илья Давыдов биргән мәгълүмат буенча, тәгәрмәч продукциясе җитештерү 2014 елда 1526 миллион сум тәшкил иткән. Бу, аннан алдагы ел белән чагыштырганда 14 процентка арта. Ә менә тәгәрмәчләр сату 2013 елда күләме 635 мең данәне тәшкил итсә, 2014тә 572 мең данә булган.

- Быелгы катлаулы чорда планны узган елгыдан  8 процентка  арттыру, продукцияне озатуны 840 мең данәгә җиткерү  күздә тотыла. Әмма боларны  якынча сан итеп карарга кирәк, чөнки бу, һичшиксез, безнең продукциягә сорауның ни дәрәҗәдә булуына бәйле. Мәгълүм булганча, 2014 елда без җитештергән  тәгәрмәчләрнең 79 процеты КАМАЗ заводына китте. Хәзер исә без җиңел автомобильләр өчен евростандартларга җавап бирерлек тәгәрмәчләрне күпләп җитештерүне дә планлаштырабыз. Мефроның Тольяттидагы тәгәрмәч кыршауларын профильләштерү Kizerling линиясе (профилированный обод) безгә күчерелде. Инде FORD Fiesta 14. FORD Fiesta 15, Лада-Веста, Рено-Логан автомобильләренә тәгәрмәчләр ясап, Германиядә аларга сынау үткәрелде, - диде директор, агымдагы ел планнарын хисап җыелышында коллективка бәян итеп.

 

Хезмәт коллективы белән очрашуда катнашкан Разиф Кәримов та җитештерүнең менә шул рәвешле яңа ысулларын үзләштереп, хезмәт урыннарын саклау мөһимлегенә басым ясады.

- Бүгенге катлаулы чорда район кешеләренең хезмәт урыннары булуы, аны югалтмас өчен тырыш хезмәт куюы кирәк. Агымдагы елда без политехник колледж базасында зур төзекләндерү эшләре үткәреп, район предприятиеләре өчен, шул исәптән завод өчен дә, кирәкле белгечләр әзерләргә сәләтле ресурс үзәге ясарга җыенабыз. Зәйлеләр анда евро таләпләргә җавап бирерлек белгечлекләр үзләштерәчәк. Укуын тәмамлаган һәр яшь кешене үзебезнең оешма-предприятиеләрдә яхшы хезмәт хаклы эш урыны белән тәэмин  ителәчәк дигән сүз бу, - диде ул. 






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net