Котлыйбыз!
Балык бистәсендә яяшәүче кадерле әтиебез Нәфисә Шәмәрдән кызы ВӘЛИУЛЛИНАның 5 нче февральдә туган көне.
Кадерле әниебез, сине ихлас күңелдән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Нык сәламәтлек, озын, бәхетле, тигез гомер телибез. Алдагы көннәрдә балаларыңның , туганнарыңның хөрмәтен тоеп яшәргә язсын. Туган таңнарың нурлы, күк йөзең аяз булсын.
Әнкәй, диеп әйтер кешең булу
Нинди бәхет бит ул дөньяда.
Шатлыкларың булсын–уртак була,
Кайгыларың булса югала.
Әнкәебез безнең кадерлебез,
Без бәхетле җирдә син барга.
Фәрештәләр кунсын иңнәреңә,
Туган көнең белән котларга.
Иң изге теләкләр белән: балаларың Лилия-Фәнис, Линар-Резедә, оныкларың Айсылу, Ильяс, Зилә, Наилә, Динә. Бу теләкләргә әтиебез Габдрафик та кушыла.
