Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
World News
Февраль
2015

ӘБИЕМ ДОГАЛАРЫ

0
ӘБИЕМ ДОГАЛАРЫ

“Мине биек кыялар кызыктырмый, киресенчә, тирәнгә төшеп асылга төшенәсем килә”, - дияргә ярата Башкортстаннан рәссам Васил Ханнанов. Чыннан да, ул бертуктамый эзләнә. Яңадан-яңа рәсем шәлкемнәре тамашачыга чыга тора. Шунысы гаҗәп, аларны гүя бер кеше түгел, төрле авторлар иҗат иткән. Элегрәк рәссам В.Ханнанов картиналарында шәрә хатыннарны күрергә мөмкин иде. Яраткан образларының  тагын берсе – сыер. Сөембикә ханбикә, Үтәмеш тә рәссамның игътибарыннан читтә калмады.

“Хәзинә” милли сәнгать галереясенә яңа гына алып килгән күргәзмәсе исә тулаем Коръәнгә багышланган. Ул берничә өлештән тора. Берсендә  Коръән догаларын укырга мөмкин, икенчесе  Пәйгамбәрләребезгә багышланган.  Аерым бер залда урнашкан картиналарда исә әбиләрнең көя талаган яулык-шәлләре дә композициягә катнашып киткән. Экспозициянең шул өлеше “Әбием догалары” дип атала да инде.

Моннан берничә ел элек Васил Ханнанов әбисеннән калган Коръән китабына тап була. Аның якынча 1905-1907 елларда нәшер ителгәнлеген ачыклый. Тарихи кыйммәткә әллә ни ия булмаса да, бу китап рәссам өчен бик кадерле: әбисе аны дәһри заманда саклап калган бит. В.Ханнанов изге китапка “икенче тормыш” бүләк итәргә уйлый. Шулай итеп, һәр картинаның үзәгендә Коръәннең бер яки берничә битен күрергә була. Аның эчтәлегеннән этәрелеп автор төрле образлар тудырган.

Һәрбер рәссамның иҗатын тулаем рәсем сәнгате кысаларында күзаллап бәяләү кирәк, билгеле. Моның өчен без сәнгать фәннәре докторы Гүзәл Вәлиева-Сөләймановага мөрәҗәгать иттек. 

- Татар, мөселман рәсем сәнгате озак вакытлар бизәү чарасы буларак үскән, чөнки тормышны сурәтләү Аллаһка ширек китерү саналган, - дип башлады ул сүзен. - XIX гасыр ахырыннан башлап безгә дә урыс, Аурупа сурәт традицияләре үтеп керә башлый. Бу юнәлештә иҗат итүче беренче рәссамнарыбыз Фаик Таһиров, Бакый Урманче, Хәдичә Акчурина һ.б. пәйда була. Аннары сәнгатебездә озак кына вакыт соцреализм чоры дәвам итә. 1990 елларда кискен борылышлар башлана һәм кайбер алдынгы карашлы кылкаләм осталарыбыз үзләренең картиналарында кабат дөньяны мөселманча күзаллауга әйләнеп кайта. Шул елларда Санкт-Петербургта бөтен дөньядан татар рәссамнарын берләштергән “Тат-арт” күргәзмәсе оештырыла. Анда соцреализм түгел, 1990 елларда Советлар Союзына ургылып кергән постмодернизм киң чагылыш таба. Рәссамнарыбыз ирекле иҗат итә башлый, төрле төркемнәр оештырыла. Шуларның берсе, Уфадан рәссам Наил Латфуллин оештырган “Чыңгызхан” төркеме. Н.Латфуллин вафат булгач, аның эшен Васил Ханнанов дәвам иттерә. Васил Ханнановның иҗаты татарда, Русиядә генә түгел, дөнья күләмендә зур әһәмияткә ия. Ул хәзерге заман мөселман модерн сәнгатенең иң алгы сафында атлый. Рәссам В.Ханнанов – гаҗәеп эш сөючән, һаман эзләнүчән иҗатчы. Аның иҗаты шундый төрле ки, әйтерсең ул  берничә тапкыр үлеп яңадан туган. Бу яңа тормышында (күргәзмәдә) ул Коръәнгә мөнәсәбәтен белдергән.

Рәссам В.Ханнановның бу шәлкеме Мәскәүдә Дәүләт Шәрекъ музеенда, Уфада Н.Латфуллин исемендәге заманча сәнгать музеенда күрсәтелгән булган инде. “В.Ханнанов иҗатында темалар, сюжетлар төрле булса да, аларны бер өслүп һәм авторның эчкерсезлеге берләштерә”, - диде күргәзмәнең ачылышына килгән Мәскәүдәге Ш.Мәрҗани исемендәге иҗтимагый фонд вәкиле Мария Филатова. “В.Ханнанов иҗатын мөселман авангарды яисә татар кубизмы дип билгеләп була”, - дип бөтен бәяләмәсен берничә сүзгә сыйдырды сәнгать белгече Розалина Шаһиева.

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.

.Күргәзмәдән күренешләр. 

Шамил АБДЮШЕВ фотолары.






Загрузка...


Губернаторы России
Москва

Сергей Собянин: Москва увеличивает объемы специализированной медицинской помощи


Спорт в России и мире
Москва

"Спартак" обыграл "Рубин" со счетом 3:1


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
WTA

Соболенко вышла в финал турнира WTA-1000 в Риме, в двух сетах обыграв Коллинз


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Тело пропавшей два дня назад школьницы нашли на востоке Москвы





Путин в России и мире
Москва

NYT: встреча Путина и Си Цзиньпина показала непоколебимость поддержки РФ Китаем


Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире

Навальный в России и мире


Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Анастасия Волочкова

Волочкова заявила о воровстве со стороны домработницы Раи



Москва

Путин на следующей неделе пообщается с главами оборонных предприятий

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net