Добавить новость
123ru.net
World News
Февраль
2015

Әлки районы иҗтимагый советы быел башкарасы эшләрне барлады

0
 www.apatitylibr.ru 
Район иҗтимагый советы быел да тормышыбыздагы төрле әһәмиятле проблемаларны хәл итүдә актив катнашырга җыена. Елның беренче утырышында алар шул хакта тәфсилләп сөйләштеләр, алга планнар билгеләделәр.
 
 
 
Узган ел иҗтимагый совет эшчәнлегендә үзенә күрә яңарыш чоры булды. Аның составы үзгәртелде, яңа рәис сайланды. Хәзер  совет белән  Базарлы Матак урта мәктәбе директоры Луиза Абдрахманова җитәкчелек итә. Иҗтимагый совет әгъзалары эшләрен дә шактый активлаштырдылар.
 
Совет хәзер районның төрле тармаклары вәкилләре булган 21 кешене берләштерә. Узган ел  алар  сәламәтлек  саклау, белем бирү, мәдәният, спорт өлкәләрендә җитди мәсьәләләр күтәреп, аларны хәл итү буенча үз тәкъдимнәрен әйттеләр. Утырышларга оешма-предприятиеләр җитәкчеләре, вазыйфаи затлар чакырылды, һәм совет әгъзалары алар белән бергә  көнүзәк мәсьәләләрне тормышка ашыру юлларын эзләделәр. 
Луиза Абдрахманова утырышта ясаган хисап чыгышында советның аеруча актив әгъзаларын да билгеләп үтте. Әйтик, яшьләргә хәрби-патриотик, әхлак тәрбиясе бирү, сәламәт яшәү рәвешен, спортны пропагандалау юнәлешендә Минвәгыйзь Сафин, Фаиз Шакиров, Каюм Фәсахов, Андрей Зиньков, Марат Хөснетдинов күп эшләделәр.
 
Быел башкарасы эшләрне билгеләгәндә кул җитмичә читтә калып килгән кайбер мөһим мәсьәләләрне дә искә алдылар. Әйтик, районда эшкуарлыкны үстерү, эшмәкәрләр алдында торган проблемаларны хәл итү юллары турында аларның үзләре белән уртага салып сөйләшергә иде. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Платонова тәкъдиме белән әлеге мәсьәлә бу ел планына кертелде.
 
Утырышта Базарлы Матактагы  Изге Троица чиркәве протоиерее Андрей Зиньков байтак тәкъдимнәр кертте. Ул  район данын яклап  спорт ярышларында  чыгыш ясаучы һәм даими уңышларга  ирешүче егет-кызларны, аларның остазларын бүләкләү өчен төрле дәрәҗәле призлар булдыру зарурлыгын да әйтте. Бу  тәкъдимне өйрәнеп, муниципаль район советы комиссияләре тикшерүенә тапшырырга дип килешенде.
 
Иҗтимагый совет быел шулай ук Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек эшләрендә катнашуны, квартал саен муниципаль хезмәт күрсәтү торышын тикшерүне, авылларда иҗтимагый совет көннәре оештыруны, торак пунктларны төзекләндерүгә юнәлтелгән средстволарның ничек тотылуын, шулай ук районда бәяләр ясалуны контрольга алуны күздә тота. Гомумән, совет әгъзалары район тормышындагы  һәр өлкәдә үз эшчәнлекләрен күрсәтергә омтылалар.





Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net