Добавить новость
123ru.net
World News
Февраль
2015

Бүген авыл җирендә үзеңне эшле итү, хезмәтеңне җәелдерү өчен яңадан-яңа мөмкинлекләр тудырыла

0
 www.52.mchs.gov.ru

Районга Татарстан Диния нәзарәте казые Җәлил хәзрәт Фазлыев бер тантанага килгәч,  аңа кайберәүләр “авылда эш юк” дип зарланганнар иде. Ул исә “авылда 50 ел яшим, эшнең бетеп торганын бер дә хәтерләмим” дип уенын-чынын кушып җавап бирде.

Бүген авыл җирендә үзеңне эшле итү, хезмәтеңне җәелдерү өчен яңадан-яңа мөмкинлекләр тудырыла.  Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре белән бергә әнә шуларны барлыйбыз.

 

 

Бу көннәрдә район авылларында барган җыеннарда “Кызыл Шәрык-Агро” отрядлары җитәкчеләре дә катнаша. Алар терлекчелектә савымчылар, бозау караучылар, зоотехниклар җитмәүдән зарлана. Шулай ук тракторчыларга, инженер-техник хезмәткәрләргә, агрономнарга да кытлык бар икән. Тиздән районның унлап авылында савым фермалары эшли башлый. Күбесенең корпуслары ремонтланган, ашату, саву системаларын монтажлыйлар. Хәзердән үк аларда эшләү өчен кадрлар туплау башланган.

“Хузангай” кооперативында берничә яңа юнәлештә эшләр башланырга тора. Әйтик, төзүче, терлекче кебек кадрлар аларга бүгеннән кирәк.

Ә инде авыл җирендә үз эшен булдырып, тора-бара аны җәелдерергә уйлаучылар өчен гаилә фермалары, крестьян-фермер хуҗалыклары оештыру юнәлеше тәкъдим ителә.

Ике ел инде крестьян-фермер хуҗалыгы оештырып яңа эшли башлаучыларга федераль үзәктән акчалата грантлар бүлеп бирү программасы гамәлдә. Яңа фермер хуҗалыгы дип рәсмиләштерелүенә 24 айдан кимрәк вакыт үткәннәре санала. Грантның күләме 1,5 миллион сумга чаклы.

Әлеге средстволарны җир участогы сатып алуга, авыл хуҗалыгы товарлары җитештерү, аларны саклау, эшкәртү биналары төзүгә яки сатып алуга, биналарны ремонтлатуга, тирә-юнен тотып алуга, милеккә дәүләт теркәве үткәрүгә тотарга мөмкин. Акчаны су, газ, электр үткәрүгә, юлны төзекләндерүгә дә юнәлтергә була.

Грант акчасына яшь фермер терлек, техника, йөк автомобиле һәм  тагылма агрегатлар, орлык, ашлама да сатып алырга мөмкин.

Ә инде гаилә фермасы оештырып эшли башлаучылар 5 миллион сумлык грантка дәгъва итә ала. Әлеге средстволарны гаилә фермасы төзелешенә, терлек-туар, җиһазлар сатып алуга тотарга була.

Районда әлеге грантны отучылар да бар. Әйтик, Ташбилгедән Фәргать Әхмәдиев 1,5 миллион сумлык грантка ия булып, 10 баш нәселле тана һәм тагылма агрегатлары белән МТЗ тракторы сатып алды.

Күптән түгел генә шул ук Ташбилге авылында яшәүче Роза Нуруллина да трактор һәм атлар сатып алуга 1 миллион 500 мең сумлык грант отты. Бүген Роза Нуруллина карамагында 36 ат бар. Тора-бара бу хуҗалык казылык җитештерү белән шөгыльләнергә ниятли.

Сезне бу тәкъдимнәр кызыксындырса, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә мөрәҗәгать итә аласыз.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net