Добавить новость
123ru.net
World News
Февраль
2015

Югары Кәчи балалар бакчасында дүрт сабый гына тәрбияләнә

0

Югары Кәчи балалар бакчасында дүрт сабый гына тәрбияләнә икән. Бакча мөдире Мария Мулехина: “Болай аз бала белән бакчабызны озак эшләтерләрме?”–дип борчыла. Югары Кәчидә һәм Түбән Кәчидә үткән җыеннарда авыл тормышына кагылышлы башка күп мәсьәләләр дә күтәрелде. Җирлек башлыгы Михаил Елифанов башкарылган эшләргә хисап тотты, быелга бурычларны бәян итте.

 

 

Алдагы җыеннарда сүз алып барылган һәм инде хәл ителгән мәсьәләләр буенча рәхмәтләрен дә җиткерде кәчилеләр.

Югары Кәчи төп трассадан биш чакрым читтә урнашкан. Шул биш чакрымлы юлның нинди авырлыклар, нужалар тудырганын әле дә оныта алмыйлар. Юл төзелеше инеш аша күпер саласы булганга кичектерелә килде. Инде бүген күпер төзелде, асфальт юл авыл уртасына чаклы килеп җитте. Һава торышы нинди генә булмасын, олы юлдан авылга  автомобиль белән ун минутта барып җитәсең. Бу трассаны юл төзү оешмасы егетләре һәрдаим кардан ачып тора. Болар өчен җыенда халык рәхмәтләр әйтте.

Дүрт сабыйлы балалар бакчасы мәсьәләсе дә уртага салып сөйләшенде. Авылда бит бакчага йөрерлек тагын биш бала бар икән. Аларны әти-әниләре түләү бәяләре артканга бакчага йөртмиләр. Җыенда район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин ул гаиләләрдәге сабыйларны да бакчага йөртү зарурлыгын әйтте. Балалар бит мәктәпкәчә әзерлек алырга тиешләр. Өйдә алар белән барыбер тәрбияче-белгечләрдәй шөгыльләнмиләр. Авыл җирлеге җитәкчелегенә  район мәгариф бүлеге белән берлектә аз тәэмин ителгән гаиләләргә бакча өчен түләү мәсьәләсендә ярдәм итү юлларын эзләргә кушылды.

Бүген Югары Кәчи авылы урамнары төнлә дә якты. Авыл җирлеге җитәкчелеге узган ел урам баганалары лампаларын энергияне экономияле  ала торган лампаларга алыштырырга да җай тапкан. ФАПка ремонт ясалган. Ә менә биредәге клуб искергән. Җыенда утырганда да суык үзен шактый сиздерде. Бинаның тәрәзәләре тузган, җылы тормый. Ә мәдәни тормыш шактый актив биредә. Тик район җитәкчелеге әлегә клубка ремонт ясарга ышандыра алмый. Быелга планнар инде мәгълүм. Анда Югары Кәчи клубы ремонты кертелмәгән. Бу эшне киләсе елга планлаштыру мөмкинлеге каралачак.

Җыенда укучыларны йөртә торган автобус, маршрут автобусы йөрешен җайга салу кебек мәсьәләләр күтәрелде, аларны хәл итү юллары билгеләнде.

Югары Кәчидә яңа суүткәргеч салу да планлаштырыла. Халык инде “урамнан  яңа үткәргеч узгач өебезгә суны ничек кертербез” дип хафалана башлаган. Суны өйгә тоташтыру буенча да тиешле службалар эшне башкарачак, дип аларны тынычландырдылар.

Ә менә авылдагы күлне халык акча җыеп, район җитәкчелеге техника белән булышып чистартырга килешенде.

Дүрт бала анасы Ольга Толстова үзләренең  яшьләр программасы буенча йорт төзергә алты ел инде чиратта торуларын әйтте. Кайчан яңа өйле булырбыз икән, дип борчыла ул. Александр Никошин бу мәсьәләне торак комиссиясендә карап уңай хәл итү юлларын эзләргә ышандырды.

Түбән Кәчидәге җыен да халыкның зур активлыгы белән узды. Кәчилеләр былтыр сөт тапшыру буенча аннан алдагы ел күрсәткечен ике тапкыр диярлек (178 процент) арттырганнар. Быел гыйнвар аенда иң күп сөт хәзерләүчеләр слетында авыл җирлеге башлыгы Михаил Елифанов сөт сатудагы мондый алга китеш өчен район башкарма комитеты җитәкчесенең Мактау хаты белән дә бүләкләнде.

Михаил Елифанов исә сөт тапшыруда нәтиҗәле эшләгәннәре өчен халыкка рәхмәтләр җиткерде. Кәчилеләр дуңгыз асрауга караганда савым сыеры тотуның отышлырак булуына үзләре дә инанган. Хәзер җирлектә 2-3 сыер асраучылар күбәйгән. Николай Тутеров, Надежда Журавлева, Владимир Тутеров, Анатолий Миндрюков иң күп сөт тапшыручылар исемлегендә.

Җыенда Түбән һәм Югары Кәчи авылларының җәй буе чәчәккә күмелеп яшәгән, матурлыгы белән бөтен авылны сокландырган йортлары да билгеләп үтелде. Аларның хуҗалары Татьяна Тихоновага һәм Людмила Самаркинага бүләкләр  тапшырылды.

Түбән Кәчи халкы авыл уртасында күпер юклыктан интегә. Бәлки бу проблема киләсе елларда хәл ителер, дигән өметтә яшиләр алар. Шулай ук елганы буып авылда сулык ясау зарарлыгын да күтәрделәр җыенда. Ике авылның да зират тирәләре тузып бара, аларны  өр-яңадан тотып алу өчен акча җыярга килешенде. Газ өчен түләү мәсьәләсендә халыкның әлеге предприятиегә сораулары күп булып чыкты. Район газ бүлү службасы белән әлеге проблемага ачыклык кертәсе бар.

Пенсия фондының район идарәсенә һәм социаль хезмәт күрсәтү бүлегенә дә сораулары бар иде халыкның. Әмма, әлеге оешмалардан җыенда вәкилләр булмау сәбәпле, авыл кешеләренең ул сораулары җавапсыз калды.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net