Чувашиядә коронавирус бәйле чикләү чараларын катгыйландыралар
(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ»). Чувашия хакимияте мәдәни чараларда катнашу һәм җәмәгать туклану урыннарына керү өчен QR-код кертергә ниятли. «РИА новости» хәбәр иткәнчә, бу турыда төбәк башлыгы Олег Николаев «Россия 24» каналына биргән интервьюсында.сөйләгән. Элегрәк төбәк хакимиятенең матбугат хезмәте, коронавирус аркасында, гражданнар катнашында урамдагы массакүләм мәдәни чараларның үткәрелүе тукталуын хәбәр иткән иде. Шулай ук сәүдә-күңел ачу үзәкләрендә, җәмәгать туклануы урыннарында, биналарда һәм гражданнарның башка күпләп җыелу урыннарында хезмәт күрсәтү туктатыла. «Якын арада мәдәният учреждениеләрендә үткәрелә торган чараларга һәм җәмәгать туклануы урыннарына керү өчен аерым таләпләр кертергә уйлыйбыз. Бары тик QR-код, прививка сертификаты яисә антитәнчекләр булуы турындагы медицина белешмәсе белән генә кереп булчак», — диде Олег Николаев «Коронавирустан хастаханәдә дәваланучылар саны 1,5 тапкыр артты. Шул ук вакытта башка инфекцияләрнең таралуы белән дә вәзгыять катлаулана. Грипп та килергә мөмкин», — диде Николаев.