Бөгелмәдә приютта тәрбияләнүчеләр ролл әзерләргә өйрәнгән.
Татарстан Бөгелмә районының «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр популяр ризык әзерләүне үзләштерергә уйлаган. Педагог Наилә Шәйхуллина җитәкчелегендә балалар ролл әзерләргә өйрәнде. Бу турыда «Бугульминская газета» яза.
Дәрес «Тәмле тарихлар» түгәрәге кысаларында узды. Мастер-класста катнашучылар рецептурада булган балыкны яшелчә, креветкалар һәм сыр белән алыштырды.
Балалар тиешле стильдә аш-су бүлмәсен бизәде, Көнчыгыш музыкасын кабызды һәм этник кием киде. Читать дальше...
