Казанда кытай теленнән бушлай дәресләр оештыралар
(Казан, 8 август, «Татар-информ»). «Игелекле эшләр көне» хәйрия фонды Казанда кытай телен өйрәнү өчен төркем туплый. Беренче танышу дәресе 20 августта узачак. Бу турыда Казан мэриясе хәбәр итте. Дәрестә укытучы Мария Макарова кытай теле үзенчәлекләрен ачыкларга ярдәм итә, Кытай турында сөйли, кыскача аның тарихы һәм мәдәнияте белән таныштыра. Дәрес нәтиҗәләре буенча, теләүчеләр бушлай уку курсларына языла ала. Укулар сентябрьдә «Игелекле эшләр көне» фондында башлана. Катнашучылар атнага бер тапкыр 7 кешелек төркемнәрдә шөгыльләнәчәк... Читать дальше...