Илгиз Зәйниев: Интеллигенция булып саналган кешеләр күпчелек тамашачыдан артта калган
Башта Илгиз Зәйниевне Тинчурин театрына баш режиссер итеп куялар икән дигән сүзләр йөрде. Көтмәгәндә перспективалы режиссерның «Әкият» Татар дәүләт курчак театрына куелуы билгеле булды. Хәер, безнең өчен генә көтелмәгән булган, Илгизгә уйларга да, икеләнергә дә вакыт җитәрлек булган икән. «Беренче чиратта Камалны ташлау кыен булса, икенчедән — монда минем килүемне телиләрме, юкмы… Ярар, өстә хәл иткәннәр, ди. Ә труппа кабул итмәсә… Уйларга вакыт җитәрлек иде, шулай хәл ителде», — диде Илгиз Зәйниев интервью биргәндә. Читать дальше...