Тарихчы-эзтабар Фаил Ибраһимов: «Ходайның ярдәмен тоеп эшлим»
Бөек Җиңүнең 75 еллыгын каршылап
Яу кырында хәбәрсез югалган күпме солдатның җәсәден табып, хәбәрсез югалган никадәр исемнәрне ачыкларга һәм тиешенчә җирләргә дә ярдәм иткән эзтабар ул Фаил Ибраһимов. Аның эзләнү төркеме ярдәмендә күпме тарихи мәгълүматлар ачыкланган. Менә шушы шәхес белән очрашып, аның башкарган эше, үзе турында күбрәк беләсем килеп йөри иде. Ниһаять, бу теләгем чынга ашты.
Фаил Ибраһимов Ижау шәһәрендә туып-үскән. Башта уникенче мәктәптә, соңыннан унҗиденче мәктәп төзелеп беткәч, анда күчеп, урта белем алган. Читать дальше...