Гафаров ТАССР Халык Комиссарлары Советы башлыгы җирләнгән урынга чәчәкләр салды
(Казан, 23 июнь, «Татар-информ»). ТР Премьер-министры урынбасары — ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров Саратовта ТАССР Халык Комиссарлары Советының беренче рәисе Сәхибгәрәй Сәетгалиев каберенә чәчәкләр салды. Чара Воскресенск зиратында массакүләм сәяси репрессия корбаннары мемориалы янында узды. Шамил Гафаров үз чыгышында ел ярым элек ТР Президенты һәм Татарстан Премьер-министры тарафыннан Халык Комиссарлары Советының элеккеге җитәкчеләрен һәм ТАССР Министрлар советы рәисләрен җирләү урыннарын тәртипкә китерү буенча программа кабул ителгәнен әйтте. Республика тарихында мондый җитәкчеләр нибары 15 кеше. «Әлеге карар нигезендә без аларның исемнәре белән бәйле каберләрне һәм истәлекле урыннарны ремонтладык һәм реставрацияләдек. Бу масштаблы программаның географиясе киң — Карелиядән башлап Казахстанга кадәр», - диде Татарстан вице-премьеры. Шундый каберлекләрнең берсе Саратовта — анда репрессияләнгән һәм 1938 елның 12 сентябрендә атып үтерелгән ТАССР Халык Комиссарлары Советының беренче җитәкчесе Сәхибгәрәй Сәетгалиев җирләнгән. 1955 елда Сәхибгәрәй Сәетгалиев үлгәннән соң акланган. Шамил Гаффаров ТАССРның гасырлык юбилей елында әлеге әһәмиятле вакыйгаларның мөһимлеге турында сөйләде, республиканы торгызуда һәм үстерүдә ТАССР Халык Комиссарлары Советы җитәкчеләренең зур ролен билгеләп үтте, шулай ук Татарстан Президенты исеменнән, чараны оештыруда актив хезмәттәшлек итүләре һәм ярдәм күрсәтүләре өчен Саратов өлкәсе җитәкчелегенә рәхмәт белдерде. Чәчәкләр салу тантанасында шулай ук вице-губернатор - Саратов өлкәсе Губернаторы аппараты җитәкчесе Игорь Пивоваров, Татарстан Республикасының Саратов өлкәсендәге сәүдә-икътисад вәкиле Камил Әбләзов катнашты.