Рәми Гарипов турындагы фильмда «Сестренка» фильмында уйнаган яшь актер да катнашачак
(Казан, 25 март, «Татар-информ»). Башкортстанда республиканың халык шагыйре Рәми Гариповка багышланган «Шагыйрь көндәлеге» дигән нәфис фильм төшерелә башлый.Фильмда «Сестренка» фильмында уйнаган яшь актер да катнашачак. « Башинформ »га картинаны оештыручылар сөйләвенчә, шагыйрь 8, 15 һәм 25-30 яшьтә күрсәтеләчәк. Рәминең балачагын «Сестренка» фильмында төп рольдә уйнаган Арслан Крымчурин катнашачак. 15 яшьлек үсмерне Уфа сәнгать институты театр факультетының өченче курс студенты Линар Бәитов башкарачак. Рәми Гариповның 25-30 яшьлек чагын М. Гафури исемендәге Башкорт драма театры актеры, Башкортстанның атказанган артисты Артур Кунакбаев уйный. Фильмның режиссеры сүзләренчә, фильмда чын персонажлар булачак — Рәми Гарипов белән укыган Россия шагыйре Федор Сухов, хезмәттәшләре — башкорт шагыйрьләре Рафаэль Сафин, Марат Кәримов, Рәшит Нигъмәти белән дә сәхнә күренеше бар.