Әлмәттә кышкы йөзү буенча Татарстан чемпионаты узачак
(Әлмәт, 25 гыйнвар, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). 25-26 гыйнвар көннәрендә шәһәр күлендә кышкы йөзү буенча Татарстан Республикасының ХІІІ чемпионаты узачак. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Быел ул «Айсберг» чыныгу һәм кышкы йөзү үзәгенә нигез салучы Михаил Егорович Землянов истәлегенә багышлана.
Ярышларда Татарстан Республикасы гына түгел, Уфа, Ульяновск, Тольятти, Можга, Пермь, Воткинск шәһәрләреннән кышкы йөзүне яратучылар катнашачак.