Башкортстанның Туймазы районында «Минем Тукай» иҗади бәйгесе җиңүчеләр ачыкланды
(Казан, 28 апрель, «Татар-информ»). Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан Башкортстанның Туймазы районы татар конгрессы урындагы мәдәният бүлеге һәм «Бик матур» заманча сәнгать студиясе белән берлектә «Минем Тукай» районкүләм иҗади бәйгесен үткәрде. Жюри әгъзалары, нәтиҗә ясап, төрле номинацияләрдә җиңүчеләрне билгеләде.
Конкурс «Рәсем сәнгате», «Сәнгатьле уку» һәм «Җыр сәнгате» юнәлешләрендә узды. Бәйгегә барлыгы 200гә якын эш кабул ителде. Иң яшь катнашучыларга — 6, иң өлкәненә 62 яшь булды. Аларны бүләкләү Туймазы татар дәүләт драма театры бинасында Габдулла Тукайга багышланган әдәби-музыкаль кичәдә узды. Бу турыда «Кызыл таң» газетасы хәбәр итә.
Тукай шигырьләрен татар, башкорт һәм рус телләрендә иң сәнгатьле укучылар арасында Туймазы шәһәре, Югары Бишенде, Кандра, Серафимовка, Кәкребаш авыллары укучылары билгеләнде.
«Рәсем сәнгате» юнәлешенә килгән эшләр арасында, призлы урыннардан тыш, «Тукайның иң яхшы портреты», «Шүрәле» әкиятенә иң яхшы эпизод», «Чагу образ» һ.б. аерым номинацияләр билгеләнде.
Кичәдә Туймазы шәһәрендә Тукайның үзен күреп белгән кеше яшәгәнлеге дә искә алынды. Ул — Гали Хикмәтуллин. Әти-әнисе ачлыктан үлеп киткәч, Галине апасы Туймазы районы Тукай авылыннан Уральск шәһәренә алып китә һәм Габдулла укыган «Мотыйгия» мәдрәсәсенә бирә. Ятимлекләре аларны Тукай белән тиз якынайта.
«Мин яшьтән үк җырга һәвәс булдым. Габдулла бик матур җырлар уйлап чыгара, аларны без бер көйгә салып җырлый идек, төрле шуклыклар кыла идек. Мин гомерем буе аны оныта алмадым», - дип язып калдырган Гали абый.
Бәйгедә нәтиҗәләре буенча мәктәпкәчә яшьтәге һәм башлангыч сыйныфлар арасында җиңүчеләргә бүләкләр Башкортстан татар-хатын кызларының «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы тарафыннан әзерләнгән иде.