(Казан, 19 июль, «Татар-информ», Сельвина Илькаева). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Әфганстанның Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Сәет Тайеб Җәвад белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды. «Яклар Россия-Әфганстан мөнәсәбәтләре кысаларында сәүдә-икътисади һәм гуманитар хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре хакында фикер алышты», — дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте. Татарстандагы кайбер компанияләрнең Әфганстанда эшләү тәҗрибәсе бар инде, алар арасында КАМАЗ, Казан вертолет заводы, КЭР-холдингны атап үтәргә мөмкин. Татарстан нефть химиясе, машина төзелеше һәм фармацевтика продукциясен экспортка чыгаруны киңәйтүгә карата кызыксыну белдерә. Моннан тыш, икътисади хезмәттәшлекне җайга салырга «Россия — Ислам дөньясы» Стратегик караш төркеме (анда Әфганстан да керә) кысаларындагы эшчәнлек тә ярдәм итә.