Ел фаҗигаләре-2020: мәңге төзәлмәс яралар...
ГЫЙНВАР 14 гыйнвар Арча районындагы коточкыч авариядә өч кешенең гомере өзелгән. «Тойота Королла» рулендә Ашытбаш авылы кешесе, һөнәре буенча шофер, 53 яшьлек Нәкыйп Мөхәммәтдинов булган. «Рено Дастер» белән Әтнә районы Яңа Шашы авылыннан 45 яшьлек Рафис Җәләев идарә иткән. Нәкыйп Мөхәммәтдинов һәм аның ике пассажиры, шул исәптән, 33 яшьлек авылдашы Алисә Сибгатуллина вафат булган. Алисәнең өч баласы ятим калган. 19 гыйнвар Арча районында чыккан янгын шәхси йортны юк иткән һәм хуҗаның гомерен өзгән. Читать дальше...