Тольяттида «Татар кызы. Балалар» гүзәллек һәм сәләт бәйгесе үтәчәк
(Казан, 10 март, «Татар-информ»). 26 март көнне Тольятти шәһәренең «Автоград» мәдәният үзәгендә «Татар кызы. Балалар» гүзәллек һәм сәләт бәйгесе үтәчәк. Бу хакта « Самара татарлары » сайты хәбәр итә.
Керү чакырулар буенча.
Тольятти шәһәре татарларының милли-мәдәни автономиясе 6 яшьтән 14 яшькәчә булган балаларны чакыра.