Петербургта татар һәм башкорт эшкуарларын берләштергән яңа эшлекле клуб төзелде
![Петербургта татар һәм башкорт эшкуарларын берләштергән яңа эшлекле клуб төзелде](https://tatar-inform.tatar/attachments/e7fc808c2c59c5fc92fc92736d39257d51b8a549/store/fill/780/440/e471768ad031d210357a348e1aeca032a9b0e60bfca516f398524ee27224/4222_n2028132_big%5B1%5D.jpg)
(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ»). Санкт-Петербургта татар һәм башкорт эшкуарларын берләштерә торган яңа эшлекле клуб төзү өчен татар һәм башкорт эшкуарлары очрашты.
Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, очрашуда катнашучылар үзләре һәм үз эшчәнлекләре турында сөйләде һәм төзелә торган берләшмәдән көтелгән планнары белән уртаклашты.
«БАРС» бизнес-клубы Санкт-Петербургта бизнеслары булган Татарстан һәм Башкортстан эшкуарларын файдалы аралашу, эшлекле мәсьәләләрне хәл итү, бизнес-проектларны тормышка ашыру һәм хәйрия эшчәнлеге алып бару өчен берләштерәчәк.
Шулай ук очрашуда катнашучылар Санкт-Петербургтагы югары уку йортларында белем алучы Татарстан һәм Башкортстан студентларын стажировкага чакыру турында фикер алышты.
Очрашуда Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге хезмәткәрләре катнашты. Алар Татарстан Республикасының Вәкаләтле вәкиллеге эшчәнлеге, уртак проектларны гамәлгә ашыру перспективалары турында сөйләде һәм клубта катнашучыларны халык санын алуга актив кушылырга чакырды, диелә хәбәрдә.