Россия Угандага БРИКС партнеры булырга тәкъдим итте
Уганда Россиядән БРИКС партнер-иле булырга чакыру алды. Хәзерге вакытта ул тәкъдимне карый. Бу хакта Африка дәүләте тышкы эшләр министры Абубакер Джедже Одонго сөйләде, дип хәбәр итә РИА Новости.
«Угандага БРИКС әгъза-партнеры булырга тәкъдим ителде. Мин чакыруны якынча өч көн элек алдым. Хәзерге вакытта без бу чакыруны кабул итәргәме-юкмы икәнен билгеләү өчен барлык кирәкле процедураларны узабыз», - диде дипломат «Россия-Африка» форматында министрлар очрашуы кысаларында.
Россия Уганданы БРИКС партнер-дәүләте буларак хуплады, дип белдерде кичә РФ тышкы эшләр министры Сергей Лавров Россия-Африка партнерлыгы форумының беренче министрлар конференциясе кысаларында Угандадагы коллегасы белән очрашу вакытында.
-
Уналтынчы БРИКС саммиты Казанда 22-24 октябрьдә узды.