«ТАИФ-НК » АЗС челтәрен Алексей Малкин җитәкләде
«ТАИФ-НК АЗС» компаниясендә җитәкче алышынды. 26 июньнән Алексей Малкин оешманың генераль директоры булды, диелә контрагентларны тикшерү сервисы сайтындагы мәгълүматта.
Искәртеп узабыз, 2022 елның апреленнән компанияне Илшат Фәттахов җитәкләде, ул моңа кадәр «ТАИФ-НК» нефть эшкәртү комплексының коммерция буенча директоры вазифасын биләде. Бу турыда «Татар-информ» яза.
Компания сайтында билгеләп үтелгәнчә, 2017 елдан «ТАИФ» компанияләр төркеме мотор ягулыгын ваклап сата торган берьюлы берничә зур компанияне берләштерә. «ТАИФ-НК» нефть эшкәртү комплексыннан тыш, аңа «Татнефтепродукт» һәм «Автодорстрой» керә. Компанияләр төркеменең шул исәптән Удмуртия, Чувашия республикалары, Ульяновск, Киров һәм Самара өлкәләрендә 200дән артык заправкасы бар.