Татарстанда 20 градус җылы булачак
![Татарстанда 20 градус җылы булачак](https://tatar-inform.tatar/images/uploads/news/2024/6/25/3f0f44c6e53f66caf65d95fd226fd121.jpg)
Бүген Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә, термометр баганасы +20 градустан югары күтәрелмәячәк. Бу хакта ТР Гидрометүзәгенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Төньяк-көнбатыш җиле исәчәк, аның тизлеге секундына 11 метрга җитәргә мөмкин, көндез урыны белән җил секундына 15-17 метр тәшкил итәчәк.