Добавить новость
123ru.net
Tatar-inform.tatar
Июнь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27
28
29
30

Казанда артист, режиссер һәм язучы Әхтәм Зариповны соңгы юлга озаттылар

0
Казанда артист, режиссер һәм язучы Әхтәм Зариповны соңгы юлга озаттылар

Казанда татар җәмәгатьчелеге артист, режиссер һәм язучы Әхтәм Зариповны соңгы юлга озатты. Хушлашу мәрасиме «Әл-Мәрҗани» мәчете каршында узды.

Мәрасимне Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәт алып барды. Беренче чиратта сүз мәрхүм белән бергә укыган Рабит Батулла, Әзһәр Шакиров һәм Равил Шәрәфиевкә бирелде. Алар барысы да – щепкинчылар.

«Әхтәм, яшь булса да, театрга килеп керү белән картларны уйный башлады. Шәп уйный иде. Аннан кинәт кенә театрны ташлады да, режиссурага күчте. Бик күп эшләде. Ул төрле яктан талантлы, тырыш кеше иде. Урыны җәннәттә булсын», – диде Россиянең халык артисты Равил Шәрәфиев.

Татарстанның халык язучысы Рабит Батулла мәрхүмнең дүрт мәйданда татар милләте өчен хезмәт итүен әйтте.

«Театрга бер килеп эләккән кеше мәңгегә шунда кала. Театрдан үз гаризасы белән киткән кеше бер Әхтәм Зарипов кына. Таланты чиктән ашкан иде. Радиога, телевидениегә, әдәбиятка китте. Дүрт мәйданда үзенең эшен эшләде, татар халкы каршында аның йөзе ак», – диде ул.

«Татар кешесенә эшләү хас. Ул эшләүне иң зур максат итеп куйды һәм эшләтергә теләде. Без аны һәрвакыт зурлап искә алырбыз», – диде Татарстанның халык артисты Әзһәр Шакиров.

«Яңа гасыр» телерпдиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов бергә эшләгән елларны искә алды

«Әхтәм абый белән бергә эшләгәндә мин яшь журналист идем. Телекомпанияне дер китерә иде. Аның вакыты юк иде, гел «эшлибез» дип торды. Бик тынгысыз, талантлы, татар җанлы кеше иде», – диде ул.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рифат Җамал сүзләренчә, талантлы кеше бар яктан да талантлы була дигән сүзләр Әхтәм Зариповка туры килә.

«Татар мәдәнияте зур югалту кичерә. Ул – артист та, режиссер да, язучы да. Әдәбиятка соңга калып килде дип әйтә алмыйм, ул, күрсәтмәсә дә, яшьтән яза. 83 яшьтә Язучылар берлегенә кабул итү өчен зур талант булу кирәк. Оптимист, тормышны яраткан кешеләр көченнән генә килә бу», – диде ул.

«Безнең мирас» журналының баш мөхәррире Ләбиб Лерон: «Ул чын мәгънәсендә эш аты иде», – диде.

«Татарстан» телерадиокомпаниясенең директоры урынбасары Тәүфыйк Сәгыйтов мәрхүмне иң озак белүчеләрдән булуын әйтте. «Тормышта калдырган эзе гаҗәп зур. Киләчәк буын тыңларлык, карарлык эшләре калды. Ул киләчәк гасырлар өчен эшләде», – диде ул.

Кызы Зөлфия Зарипова әтисенә: «Әти, хуш. Кичер безне», – диде.

Әхтәм Зариповны Яшел Үзән районында туганнары янына җирлиләр.

  • Әхтәм Исмәгҗан улы Зарипов – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, актер, режиссер. 1935 елның 15 июлендә Башкортстанның Илеш районындагы Таҗи авылында туган.
  • 1961-1972 елларда - Камал исемендәге театрда артист.
  • 1972 елдан – Казан телевидениесендә режиссер.
  • 1987-1992 елларда - Казан телевидениесендә баш режиссер.





Загрузка...


Губернаторы России
Москва

Собянин заявил, что транспортная доступность Мневниковской поймы будет улучшена


Спорт в России и мире
Москва

Контрольный матч. "Спартак" обыграл "Торпедо".


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Уимблдон

Теннисист из Казахстана не сумел пробиться в основной раунд Уимблдона-2024


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Водоохранную зону в Новой Москве освободили от самостроя





Путин в России и мире
Москва

LIVE: Путин встречается с президентом Конго Сассу-Нгессо


Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

"Запад до последнего будет закрывать глаза на зверства режима Зеленского": Мария Захарова ответила Киеву после атаки на Севастополь


Навальный в России и мире


Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Виктор Цой

Памятник Цою в Крыму ждут перемены



Москва

 Карачевская делегация приняла участие в Международной научно- практической конференции

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net