Тарифлар комитеты коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә субсидия билгеләү шартын аңлатты
Узган ел Татарстаннан 70 меңнән артык гаилә торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә субсидияләрдән файдаланган. Ярдәмнең гомуми суммасы 1,1 миллиард сумнан артык тәшкил итә. Бүген «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Лариса Хәбибуллина шундый белешмәләр турында хәбәр итте.
«Торак урыны һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә субсидияләр гаиләнең чыгымнары гомуми керемененнән 21 проценттан арткан очракта бирелә. Россия буенча ул 22 процентны тәшкил итә. Субсидия алу өчен даими яшәү урыны буенча Республика матди ярдәм үзәгенә мөрәҗәгать итәргә кирәк», – диде ул.
Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, коммуналь хезмәтләргә тарифларны план буенча индексацияләү Россиянең барлык төбәкләрендә 2024 елның 1 июленнән уздырылачак. Хәзерге вакытта гамәлдә булган тарифлар ел ярым дәвамында үзгәрешләр кичермәде. Татарстан халкы өчен түләү үсешенең чик индексы 10,8 процентны тәшкил итәчәк, рөхсәт ителгән тайпылыш чиге — 4,9 процент.