Актаныш районы көрәшчеләре Башкортстанда Советлар Союзы Герое кубогы ярышларында җиңде
26 апрельдә Башкортстанның Илеш районы Югары Яркәй авылында ике тапкыр Советлар Союзы Герое исемен алган батыр очучы Муса Гайса улы Гәрәев истәлегенә багышланган республикакүләм көрәш ярышы уздырылды. Бу хакта «Актаныш-информ» сайты яза.
Әлеге турнирда Пучы балалар иҗат үзәгенең «Нур Баян» командасы көрәшчеләре дә катнашып, призлы урыннар яулап кайттылар.
1 урынны Айрат Кашапов, 2 урынны Фаяз Салихов һәм Раяз Ибатуллин, 3 урында Рөстәм Хөснетдинов, Самат Әмиров алды.