Чернышенко: БРИКС Уеннары 2024 ел җәенең иң көчле ярышлары булачак
РФ вице-премьеры Дмитрий Чернышенко сүзләренчә, Казанда узачак БРИКС Уеннары бу җәйнең иң көчле ярышлары булачак. Гомумән алганда, июньнән августка кадәр Россиядә ким дигәндә 2 мең спорт чарасы уздырылачак, дип спикер цитатасын китерә ТАСС.
«Июньнән августка кадәр ким дигәндә 2 мең спорт чарасы узачак, шуларның 67се – халыкара. Бу җәйнең иң көчле ярышлары, һичшиксез, Казанда узачак БРИКС Уеннары була. 4,5 меңнән артык спортчы 14 көн дәвамында үз спорт төрендә иң яхшылар исеме өчен көрәшәчәк», - диде Чернышенко.
Чернышенко Россиядә шулай ук VIII Халыкара «Азия балалары» спорт уеннары, Томскидан Улан-Баторга кадәр узачак «Ефәк юл» раллие һәм башка бик күп ярышлар үткәреләчәген билгеләде.
Спикер үткәрелүче барлык чараларның спортны популярлаштыруга юнәлдерелгәнлеген ассызыклады.
«Барлык чаралар да спортны популярлаштыруга юнәлдерелгән. Шулай ук алар Россия Президенты (Владимир Путин) куйган максатка ирешүдә ярдәм итә – ил халкының 70 проценттан да ким булмаган өлеше даими рәвештә физик активлык белән шөгыльләнү», – дип өстәде РФ вице-премьеры.
- БРИКС Уеннары Казанда 11-24 июньдә узачак. Октябрьдә Татарстан башкаласы БРИКС илләре саммитын кабул итәчәк.