Апасның Туган якны өйрәнү музеенда бүләкләр кабул итү көннәре игълан ителде
Апас Туган якны өйрәнү музее бүләкләр кабул итү акциясен башлап җибәрде. Бу хакта «Апастово-информ» сайтында Ләйлә Шиһабиева хәбәр итә.
Музей җитәкчесе Рәмис Ногманов хәбәр иткәнчә, 10-30 апрельдә музейда бүләкләр кабул итү көннәре уза. Бу чарада теләге булган һәр кеше катнаша ала.
Музейга килүчеләр бар һәм алар үзенчәлекле бүләкләр белән киләләр.
«Бер-бер артлы музеебыз фонды тулылана. Апаста яшәүче Зәйнәп һәм Рәис Яруллиннар ретро-телефон бүләк иттеләр», - дип яңалык белән уртаклаша Рәмис абый.
Музейга фотолар, тарихи документлар, шәхси әйберләр, эш кораллары һәм башкаларны китерергә мөмкин.
Фото: © http://apastovo.ru