Васил Шәйхразиев Ростов-Дон Җәмигъ мәчетендәге төзелеш эшләре белән танышты
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасы Рәисе Васил Шәйхразиев Ростов-Дон шәһәре Җәмигъ мәчетен зурайту максатыннан алып барыла торган төзелеш эшләре белән танышты. Төзелеш эшләре белән Ростов өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, имам-ахун Мөхәммәд хәзрәт Бикмаев таныштырды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Мәчет 20 елдан артык эшли һәм Ростов өлкәсенең төп ислам үзәге булып тора. Бу вакыт эчендә мәхәллә халкы күп тапкырга артты, һәм Аллаһ йортын киңәйтү ихтыяҗы туды. Үзгәрешләрдән соң мәчет мәйданы 3,5 тапкырга артачак. Шул ук вакытта 27 метр биеклектәге манара да урнаштырылачак.