Министрлык татарстанлыларга аномаль эсседә иминлек чаралары турында искәртте
Метеорологлар фаразларынча, 18-23 апрельдә Татарстанда аномаль-эссе, ягъни нормадан 9-15 градус югары һава торышы көтелә. Бу чорда уртача тәүлеклек һава температурасы +19..+27 градус тәшкил итәчәк.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе белгечләре йортта салкынча һава температурасы тотарга тәкъдим итә.
Тән кызуга юл куймагыз, җитәрлек сыеклык эчегез. Салкынча душ керегез. Натураль тукымалардан җиңел һәм иркен кием киеп йөрегез. Урамга чыкканда, киң кырлы эшләпә, кепка яки кояштан саклаучы күзлек киегез. Татлы һәм алкогольле эчемлекләрдән тыелырга, ешрак чиста су эчәргә киңәш ителә.
Мөмкин булганда, эсседә йөрмәскә тырышыгыз. Тәүлекнең иң эссе вакытында урамга чыкмаска тырышыгыз. Интенсив физик йөкләнештән качыгыз.