Казан телеманарасында Космонавтика көнендә йолдызлы күк, Гагарин сурәте барлыкка киләчәк
Бүген, Космонавтика көнендә, Казан телеманарасында бәйрәм утлары кабыначак. Бу хакта ТАСС агентлыгы Россия телевизион һәм радиотапшырулар челтәренә сылтама белән хәбәр итә.
Билгеләп үтелгәнчә, йолдызлы күк һәм дөньяда беренче булып галәмгә очкан Юрий Гагарин сурәтләре республика башкаласында гына түгел, Россиянең башка шәһәрләрендә дә трансляцияләнәчәк.
1961 елның 12 апрелендә совет очучысы Юрий Гагарин Җир орбитасына күтәрелгән планетаның беренче космонавты булды. Бу датада Россия ел саен Космонавтика көнен билгеләп үтә. ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Премьер-министры Алексей Песошин татарстанлыларны әлеге истәлекле көн белән котлады. Моннан тыш, космонавтлар Олег Кононенко, Николай Чуб һәм Александр Гребенкин Халыкара галәм станциясеннән россиялеләргә мөрәҗәгать итте.
Элегрәк Россия Президенты Владимир Путинның Космонавтика көненә багышланган чараларда катнашачагы хакында хәбәр ителгән иде.