Махсус хәрби операциядә катнашучыларның якыннарына Апаста Яңа бүләкләре тапшырдылар
Махсус хәрби операциядә катнашучыларның туганнарын Апаста Яңа ел белән котладылар һәм бәйрәм бүләкләре тапшырдылар. Апасның Табар-Черкене авылында яшәүче Нина һәм Сергей Баранов-Орловларның улы Сергей махсус операциядә һәлак булган. Нина ханым кайгы килгәндә үзен генә калдырмаулары өчен рәхмәт белдерде, дип яза «Татар-информ».
«Район башлыгына, барыгызга да ярдәм һәм аңлавыгыз өчен рәхмәт. Без кайгы белән үзебез генә калмадык. Шулай ук районның «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондына, аның җитәкчесе — Апас һәм Кайбыч районнары буенча социаль координаторы Гөлназ Фәхретдиновага рәхмәт белдерәсем килә. Гел шалтыратып, сәламәтлегебез белән кызыксынып торуыгыз өчен рәхмәт. Районда мондый кешеләр яшәве белән горурланам», - диде хәрбинең әнисе.
Залда утыручыларның һәркайсы ил иминлегенә үз өлешен кертте. Мондый очрашулар күңел җылысы, иртәгесе көнгә өмет һәм ышаныч бирә.
Оештыручыларга рәхмәт белдерүчеләр күп булды. «Возвращайтесь скорее» җыры аналар, хатын-кызлар, балалар гимны буларак яңгырады.
Махсус хәрби операция РФ Президенты Владимир Путин карары белән узган елның 24 февраленнән уздырыла. Хакимият күп тапкырлар белдергәнчә, ул куелган максатларга ирешүгә кадәр дәвам итәчәк, алар арасында Россиянең үз иминлеген гарантияли торган шартлар тудыру турында искә алына.
Материал Ләлә Сафиуллина катнашында әзерләнде.