Рамил Вәкиловны Чиләбе өлкәсе Кунашак районының яңа башлыгы итеп сайладылар
28 декабрьдә Чиләбе өлкәсенең Кунашак район җыелышы депутатлары районның яңа башлыгын сайлады. Район җыелышы депутатлары әлеге вазифага бертавыштан Рамил Вәкиловны билгеләде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Яңа башлыкны биш елга сайлап куйдылар. Башлык вазифасына кандидатлар сайлау бәйгесенә 12 кеше кертелгән иде.
Район белән вакытлыча контроль-хисап комиссиясе рәисе Венера Йосыпова җитәкчелек итте.