Песошин һәм Дәүләт Советы депутатлары «Теләкләр чыршысы» Яңа ел акциясендә катнашты
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин ТР Дәүләт Советының 50нче утырышы алдыннан «Теләкләр чыршысы» хәйрия Яңа ел акциясендә катнашты. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Премьер Татарстан парламенты бинасы холлында чыршыга эленгән бер открытканы алды, анда акциядә катнашучы бер малайның Яңа ел теләге язылган иде – Әлмәттә яшәүче 10 яшьлек Билалетдин Кыш бабайдан велосипед сораган.
Песошиннан тыш, Яңа ел акциясендә шулай ук ТР Дәүләт Советы депутатлары һәм парламент сессиясенә чакырылган кунаклар да катнашты. Әйтик, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ал төстәге велосипед турында хыялланучы нәни казанлының үтенечен канәгатьләндерәчәк. Ясминәгә әле 3,5 яшь кенә булса да, ул җырларга һәм биергә ярата, балет классына йөри. Кыз сирәк очрый торган авырудан интегә, әмма шуңа да карамастан яшьтәшләре белән актив аралаша һәм велосипедта йөрергә өйрәнергә тели.
Республика парламенты башлыгы шулай ук сәламәтлек мөмкинлекләре чикле Айсельнең дә Яңа ел теләген чынга ашырачак. Кыз конструктор җыярга ярата – ул Кыш бабайдан зур конструктор җыелмасы сораган.
«Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясен ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров белән ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин да хуплады, дип хәбәр итә Дәүләт Советының матбугат хезмәте.
«Теләкләр чыршысы» - традицион Яңа ел акциясе, анда теләгән һәркем катнаша ала. Элегрәк, 13 декабрьдә, Россия Премьер-министры Михаил Мишустин Яңа ел чыршысыннан өч уенчык шар алды. Әлеге шарларда берничә баланың хыяллары язылган иде. Аерым алганда, Кострома өлкәсеннән 6 яшьлек Макар Кыш бабайдан – балалар тимер юл станциясе, Пермь краеннан 9 яшьлек Ирина гитара сораган, ә 8 яшьлек Снежана кондитер фабрикасына барырга хыяллануы турында әйткән.