Әлмәттә танылган көрәшче Булат Вәлиев истәлегенә ярышлар уза
![Әлмәттә танылган көрәшче Булат Вәлиев истәлегенә ярышлар уза](https://tatar-inform.tatar/images/uploads/news/2023/12/17/e8c8e037552bcbd5681341348cd9b6bf.jpg)
Бүген Әлмәттә «Татнефть» компаниясе кубогына егетләр арасында Татарстан һәм Россия чемпионы, ТР спорт мастеры, танылган көрәшче Булат Вәлиев истәлегенә Бөтенроссия көрәш ярышлары уза. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.
Ярышларда 9 командадан 90га якын көрәшче 9 үлчәү авырлыгында бил алышты. Әлеге спорт чарасы шәһәрдә Татарстан районнарыннан гына түгел, шулай ук Оренбург өлкәсенең Бугуруслан шәһәре көрәшчеләрен дә бер келәмдә җыйды.