Казанда өч көн элек югалган яшүсмерләрне эзлиләр
Казанда ике яшүсмер югалган: 14 яшьлек кыз һәм 15 яшьлек малай. Аларның 14 декабрьдән бирле кайда булуы билгеле түгел. Бу хакта «Татар-информ»га «Лиза Алерт» эзләү-коткару отрядыннан хәбәр иттеләр.
Кызның билгеләре: буе 165 см, ябык гәүдәле, чәчләре куе коңгырт-сары, күзләре коңгырт төстә. Кара куртка, кара спорт чалбары, кара ботинкалар кигән, кара шарфтан.
Малайның билгеләре: буе 183 см, ябык гәүдәле, чәчләре кара, күзләре коңгырт. Кара куртка, кара джинс чалбар, аклы-каралы кроссовкилар, «Акула» язулы кара башлык кигән, үзе белән кара рюкзагы булган.
Әгәр сездә эзләүгә ярдәм итә алырлык мәгълүмат бар икән, «кайнар элемтә»гә 8 (800) 700-54-52 номерына шалтыратуыгыз сорала (шалтырату бушлай).