Татарстан буенча «Россельхозцентр»да уҗымнар салкыннарны ничек кичерүе турында сөйләделәр
Татарстанда атна дәвамында — 6-13 декабрьдә дәвам иткән аномаль салкыннар көзге культураларның торышына тискәре йогынты ясамады. Бу хакта Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең Татарстан филиалында сөйләделәр.
Туфракның бераз туңуы һәм калын кар катламы аркасында туфракның минималь температурасы -14 градустан түбән төшмәгән.
«Әмма басуның аерым калкулык, җилле участокларында шартлар кырысрак булырга һәм көзге бодайның зәгыйфьрәк үсемлекләренә зыян китергән булырга мөмкин. Бер төптән куерып үскән көзге бодай -16 градуска кадәр, көзге тритикале — -17 градуска, көзге арыш — -18 градуска кадәр салкынга түзә», — дип аңлатты «Россия авыл хуҗалыгы үзәге» федераль дәүләт бюджет учреждениесенең Татарстан буенча филиалы җитәкчесе урынбасары Гүзәл Хөсәенова.
Белгечләр көзге бөртекле культура чәчүлекләрен сайлап тикшергән — мониторингны 8,9 мең гектар мәйданда үткәргән. Исегезгә төшерәбез, декабрьнең беренче ункөнлегендә һава торышы нормадан 6-9 градуска салкынрак иде. Арктик антициклон аркасында 6 декабрьдән һаваның уртача тәүлеклек температурасы -28 градуска кадәр, урыны белән -36 градуска кадәр төште.