Сухумда Казанга килергә чакыручы баннерлар урнаштырылган
Сухумда Татарстан башкаласына чакыру реклама баннерлары барлыкка килде. Бу хакта үзенең telegram-каналында Туризмны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова хәбәр итте, дип яза Казан мэриясе матбугат хезмәте.
«Узган ел Сухум һәм Казан туризм өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар», – дип искәртте ул.
Исегезгә төшерәбез, ноябрьдә шундый баннерлар Сәмәркандта да барлыкка килде. Аларны шәһәрнең ике урамында урнаштырганнар.