Татарстанда буран һәм -6 градуска кадәр салкын булуы көтелә
Бүген Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә. Бераз кар явачак, урыны белән җиңелчә буран булачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Җил көньяк-көнбатыштан, тизлеге секундына 10 метрга, аның, урыны белән секундына 14 метрга кадәр җитәчәк. Көндез термометр баганасы -6..-11 градус салкын күрсәтәчәк.
Шулай ук республика халкын юлларда бозлавык турында кисәтәләр.