Йолдыз Миңнуллина: Яшь шагыйрь барыбер үлем турында язарга тиеш
Шагыйрә Йолдыз Миңнуллина «Калеб» яңа буын җыенының 10 еллыгына багышланган матбугат очрашуында яшь шагыйрьләрнең үлем турында язуларына карата фикерен әйтте.
«Яшь шагыйрь барыбер үлем турында язарга тиеш, чөнки әдәбиятта шундый канун. Алга таба үлемнән курыкмыйча яшәр өчен, бәлки, ул шундый инициациядер», - диде ул матбугат очрашуында.
Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Гүзәл Сәгыйтова «Калеб. Яңа дулкын» проектын эшләгәндә яшь шагыйрьләрнең депрессиядә булуларын искә алды. «Зар еладылар... Хәзер мин оптимист булырга тырышып яшәүче кеше. Ул вакытта без дөньяны шулай күрә идек. Шагыйрьләргә ияреп, дөньяны якты төсләрдә күрмәдек һәм ул табигый иде кебек», - диде ул.